Татарско-Танаевская СОШ
имени Афзала Шамова
ЗМР РТ



Понедельник, 29.04.2024, 21:45
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход
» Меню сайта

» Категории раздела
Мои статьи [2]

» Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

» Форма входа

Главная » Статьи » Мои статьи

Красная книга моей деревни

А. ШАМОВ исемендәге ТАТАР ТАНАЕ УРТА МӘКТӘБЕ

ЯШЕЛ ҮЗӘН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 

 

 


 

 


 

                                  Башкарды:

                                        югары  категорияле химия, биология укытучысы

                                       Закирова Асия Шәүкәт кызы.

 

 

 

 

 

1.     Тема: Авылымның "Кызыл китабы”.

2.     Максат: Региональ компоненттан чыгып, балаларда кешелеклелек сыйфатлары булдыру, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, табигатьнең байлыкларын саклау.

3.     Үткәрү формасы: телдән журнал.

4.      Урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен.

5.     Җиһазлар: региональ компонент, Татарстан Республикасының Кызыл китабы, рәсемнәр, таблицалар, компьютер куллану.

6.     Тәрбия чарасын үткәрү өчен сыйныф сәгатьләрендә материал туплау буенча эш алып барыла: безнең якта үсүче үсемлекләр, агачлар, яшәүче хайваннар турында мәгълүмат туплана.


Китабыбызның беренче бүлеге – "Үсемлекләр”


Укучы:

 Үсемлекләр булмаса, Җир йөзендә организмнарның шундый төрлелеге дә булмас иде. Хайваннар да, кешеләр дә үсемлекләрдән башка яши алмый. Җирдәге бер генә тереклекнең дә үсемлекләрсез яши алмавының сере нәрсәдә соң?

 Беренчедән, яшел үсемлекләр кислород бүлеп чыгаралар. Кислород үсемлекләрнең үзләренә дә һәм башка организмнарга да сулау өчен кирәк. Тирә- юньдә үсемлекләр никадәр күп үссә, сулау шулкадәр җиңелрәк.

 Икенчедән, үсемлекләр терек булмаган табигатьнең неорганик матдәләреннән катлаулы органик матдәләр ясарга сәләтле. Бу матдәләрдән башка хайваннар һәм кешеләр, шулай ук гөмбәләр һәм бактерияләр яши алмый. Санап үтелгән организмнарның барысының да тереклеге үсемлекләргә бәйле. Үсемлек азык белән тукланучы хайваннар үлән ашый. Бу хайваннар белән ерткычлар туклана, шулай итеп, үсемлек азык ерткыч организмына да керә. Кеше, белгәнебезчә,үсемлек азык белән дә, хайваннардан алынган азык белән дә туклана. Үсемлекләр булмаса, бу азык та булмый. Җир йөзендә яшел үсемлекләр бетсә, хайваннар һәм кешеләр ачлыктан үләчәк.

 Соңгы ун елда үсемлекләр капламына промышленность, бигрәк тә химия, целлюлоза – кәгазь, тау промышленносте, шулай ук җылылык энергетика калдыкларының начар тәэсир итүе  үсемлекләрне бетерүгә китерә.

 Үсемлекләрнең табигатьтәге әһәмиятен аңлап, без үзебездә аларга карата сакчыл караш булдырырга һәм Җирдәге үсемлекләр капламын саклау өчен барын да эшләргә тиеш.

Тик эшлибезме икән соң? Үсемлекләр капламы елдан ел кими.

Татарстанда бөтенләй юкка чыгучы төр дә бар: Плаунсыманнардан – су асты кыягы.

2 нчесе – сирәк очрый торган төрләр: тармаклы мәче чыршысы, вак керпебаш печән, испәрәк, төз тәпичә, алтынтуй чәчәге, күпьяфраклы казаяк, алтай җилдәге, яшел каеш яфрак, камыш камае, урман солычасы, кысыр кындырык, эре бака яфрагы, кызыл серкәбаш.

3 нчесе – азая баручы төрләр: тараксыман абага, бук абагасы, гади күкерт үләне, Париж урман чәе, сары төнбоек, песи борчасы.

4 нчесе – бетә баручы төрләр: кисенте яфраклы ачкыч үлән, Браун күпрәтлеге, куык үлән, шуышма яра үләне, кашуб викасы, күк җиләк, сазлавык уты.

 

Кирәксезгә чәчәк өзеп

Йөрмәссезме моннан соң?

Берсен генә өзсәгез дә

Үпкәләштән булмасын.

 

Безнең тирәбездә үсүче үсемлекләр: канлы үлән, кузгалак, Һиндыба, нарат үләне, чабыр үләне, сфагнум мүге, чык үләне, сарут, сукыр кычыткан, әрем, бака яфрагы, гөлбадран, көтүче сумкасы, тузганак, бөтнек, мелисса, үги ана яфрагы, күкебаш, кымызлык һ.б. – дару үләннәре булып торалар.

Моны истә тотыгыз һәм саклагыз!

 

Китабыбызның икенче бүлеге – "Чәчәкләр”.

Азербайдҗан шагыйре Самед Вургунның акыллы сүзләрен тотсак, бер генә яфракны яки чәчәкне өзмичә дә табигать белән аралашудан канәгатьләнү алырга мөмкин. Ул болай дип яза:

Сәхраларда сәер, кылыйк әле,

Хозурланып, икәү бергәләп,

Чәчәкләрне сөеп, иркәләп.

Мин иелер идем һәр чәчәккә,

Өзәр өчен түгел,

Кызганмыйча шуны өзимме?

Багар идем аның нурлы йөзен.

Күрер иде чәчәк үземне.

 


 

Авылыбыз территориясендә берсеннән – берсе матур чәчәкләр: ландыш, умырзаялар, алтынтуй чәчәге, нәүрүз гөл, кыңгырау чәчәк, күкчәчәк, ак төнбоек бетү алдында тора. Аларның барысы да авылыбызның "Кызыл китабына” кертелде. Бу чәчәкләр элек күп үсеп, хәзерге вакытта бетү алдында торалар. Аларны өзмәгез һәм саклагыз!

 

Китабыбызның өченче бүлеге – "Агачлар”.

Яшел дуска карата битараф булу – шулай ук зур явызлык. Ә бит кеше еш кына үсемлекнең һәлак булуын күзәтүче ролендә кала, аны коткару турында аз гына да уйлап карамый.

Соңгы 10 елда Россиядә урман яну 6 мәртәбә арткан. 2006 елда гына да 65 миллион кубометр агач янган.

Татарстанда 2006 елда 102 мәртәбә урман янгыны чыккан. 7 миллион сумлык зыян килгән.

1979 елның салкын кышы имәннәрне зәгыйфьләндерде. Безнең якларда сәламәт,төз,матур имәннәр бик азайды. Шуңа күрә имән безнең авылның "Кызыл китабына” кертелде. Чыршы, нарат, юкә сирәгәя бара.

Тамыр көйри...

Яна... Һич кем күрми.

Агач сизми

Хәтәр янавын

Сизми агач

Ныклы таянычы –

Зур түмәрнең

Тәмам какшавын

Тора агач

Үз ишләре белән

Алар кебек төз һәм мәһабәт

Шаулый җилдә

Бөдрә яфраклары,

Ә яфраклар

Куе сәламәт

Ә бер җәйне

Күреп шаккатабыз:

Яфраклары аксыл,

Сулганнар.

Кая киткән

Нәфис гүзәллеге?

Тамырлары

Һәлак булганнар

Битәрлибез шулчак

Үзебезне:

Фаҗигане

Бик соң аңладык

Карап торып

Аны һәлак иттек

Гүзәллекне

Саклый алмадык!

 

Китабыбызның дүртенче бүлеге – "Бөҗәкләр”

Үсемлекләр белән беррәттән хайваннар дөньсына да (күп төрләргә) куркыныч яный.

Татарстанның "Кызыл китабына” керүче төрләр:

Умырткасызлар – мүк төклетурасы, зәңгәр күбәләк, кече тавискүз күбәләк – бетеп баручы төрләр, бизәкле күбәләк, кайгылы күбәләк, чуаркүз, аполлон, махаон, матур алтынкүз, мөгезборын коңгыз, язгы копшангы, киң йөзгәләк, зур энә карагы, көмеш үрмәкүч.

        

Авылыбызның "Кызыл китабына” кертелделәр: камка, җайдаклар, алтынкүзләр. Болар барысы да бетү алдында.

Әйдәгез, бөҗәкләрне саклыйк, юкка – барга үтермик!

Китабыбызның бишенче бүлеге – "Балыклар”


Татарстанда "Кызыл китапка” кергән төрләр:

             - карпсыманнардан – горчак;

              - лососьсыманнардан – керәкә.(безнең район буенча).

Гөбнә елгасындагы балыкларга юкка чыгу куркынычы яный. Кайбер төрләр бетү алдында тора. Мисал өчен – чуртан, кызыл канат, сазан, җәен, судак. Бу төрләрне дә үзебезнең "Кызыл китап”ка керттек.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Китабыбызның алтынчы бүлеге "Бакалар белән еланнар”

 


Укытучы: Балалар, җәй көне бака тавышлары да азая башлады. Бу суның чиста түгеллеген раслый, ә гөберле бакаларга бетү куркынычы яный.

Кара елан, бакыр елан,бакыр кәлтә дә бетү алдында.

 


Бергә: Алар да авылыбызның "Кызыл китабына”  кертелде.

 

Китабыбызның җиденче бүлеге – "Кошлар”


Укытучы: Табигать санитарларыбыз турында сүз алып барыйк әле. Татарстанда кошларның кайбер төрләренең саны көннән – көн кими.

Менә алар:

Татарстандагы төрләр: кычыткан чыпчыгы, соры сорокопут, кыр чәберчеге, урман тургае, өч бармаклы тукран, чал тукран, яшел тукран, йорт ябалагы, чыпчык ябалагы, йокычан, байгыш, карабаш шаркылдык, шөлдиләр, су тавыгы, соры торна, бүдәнә, соры көртлек, төн лачыны, елга – каракошы, бөркет, үлән бөркете, зур каракош, (бетү алдында бөркетләр торалар), кара ләкләк, зур ак челән.

Безнең  яклар сулы – күлле яклар. Шуңа күрә кошлар белән тирә - якта дан тоткан.

Бездә 1924 елларда Аккош та булган бит. Ә хәзер челәннәр, кыргый үрдәкләр, кыр казларының да саны азайды.

Укучы:  Кошлар классына керүче төрләрдән – ләкләк, челән,торымтай, карчыга, бөркет, ябалаклар, өч бармаклы тукран, су тургае, сыерчык, сандугач безнең авылның "Кызыл китабына” кертелде.

Бу  төрләрне сакларга кирәк!

 

Китабыбызның сигезенче бүлеге – "Имезүчеләр

 


Хайваннар дөньясы табигый тирәлекнең аерылгысыз мөһим өлеше булып тора. Аның турында кайгырту аннан акыл белән файдалануның нигезен тәшкил итә. Аерым төрләрнең үзенчәлекләрен, аларның табигатьтәге ролен өйрәнеп, кеше файдалы, сирәк очрый торган һәм бетеп баручы төрләрне саклый, аларның саны артуына ярдәм итә яисә авыл хуҗалыгы корткычларының, авыру кузгатучы һәм таратучы төрләрнең үрчүенә юл куймый. Безнең илебездә хайваннар турында кайгырту дәүләт – күләм әһәмияткә ия. 1980 нче елдан башлап хайваннар дөньясын саклау һәм аннан файдалану турында закон гамәлгә керде. Сирәк очрый торган хайван төрләре Кызыл китапка кертелде.

Татарстанның "Кызыл китабына” кергәннәр: зур йокычан, урман йоклачы, борындык, гади тиен, төньяк кызыл ярканат, кәрлә ярканат,гигант әңгер ярканат, зур колаклы көрән ярканат, буа төн ярканаты, мыеклач төн чрканаты, гади шолган.

Ә безнең якларда: кама,ас, бурсык, поши, борындык, җирән йомран, кондыз бетү алдында торалар. Аларны авылыбызның "Кызыл китабыны” керттек.

 

 

 

 

 

Китабыбызның тугызынчы бүлеге – "Күлләр”.

Тамчы суда чагылгандай олы кояш,

Җир – Ананың көч – куәте чагыла синдә

Синең кебек көмеш сулы чишмә итеп

Хис итәм мин үземне дә туган илдә.

 

Безнең авылыбызның табигать һәйкәлләре булырдай елга – күлләре бар.

"Бөкере” күл (авыл башында), "Кумыл” күле (ком атавы янында), "Тимерче” күле (тоба), "Камә” күле (ике канау уртасында), "Мансур” күле (күпер аръягында), "Сәрби” күле (хәзерге вакытта тирес оясы), "Фәттах” күле (пилмән күле – яңадан казылды), "Канлы” күл (иске зират астында), "Каен” күле (яңа зират астында), "Миргани” күле (нечкә атау артында). "Чиз” күле, "Мунчала” күле – беткән. Ә санап кителгән күлләр барсы да авылыбызның "Кызыл китабына” кертелде.


Китабыбызның унынчы бүлеге – "Куаклар. Һава”.

Танай авылы суларын,

Эчәм эчеп туя алмыйм,

Туган авылым һавасын

Сулыйм, сулап туя алмыйм.

Һава сафлыгын саклауның әһәмияте бик зур. Һәркемнең сәламәтлегенә тәэсир итә. Җөмһүриятебезгә һаваны пычратудан 1 елга 329 миллион сумлык зыян килә.

·        Казанда ул – 55,1;

·        Түбән Камада – 33,9;

·        Чаллыда – 19,1;

·        Әлмәттә - 5,9;

·        Бөгелмәдә - 2,9;

·        Яшел Үзән шәһәрендә - 1,1 миллион сум тәшкил итә.

Авылыбызның сулап туя алмаслык һавасын пычратмыйк. Күбрәк агач – куаклар утыртып үстерик. Һәркем үз гомерендә - 1 генә булса да агач яисә куак утыртырга тиеш!

Ниләр кылмый, ниләр кылмый,

Ниләр кылмый кешеләр!

Кешеләрнең Каф тауларын

күчерерлек көче бар.

Кешеләрнең кыланышын

күреп, үзем оялам.

Тишек тапсам, кереп китәр

идем күптән, и Аллам! – дияр иде "Күл”, әгәр теле булса.

Үсемлекләр һәм хайваннар тормышын аңлаучы, һәм дә табигатьне тирәнтен яратучы кеше һәрчак аның тугрылыклы сакчысы да була. Мондый кеше табигать кочагында, аның матурлыгына сокланып йөргәндә, табигатькә зарар китерми.

Табигать юмарт, әмма кеше үзенең хезмәте һәм табигатькә игелекле мөнәсәбәте белән җирнең байлыкларын арттырырга тиеш. Шул чагында гына без сау – сәламәт булырбыз, киләчәгебез дә өметле, бәхетле булыр!

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Boroda (19.04.2010)
Просмотров: 5290 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 1
1 Мила  
0
Бик шәп булган бу!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
» Поиск

» Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz


  • Copyright MyCorp © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz